• Главная
  • Поэзия
  • Проза
  • Мир писателя
  • Пульс событий
  • Партнеры
  • Авторам журнала
Меню
  • Главная
  • Поэзия
  • Проза
  • Мир писателя
  • Радуга России
  • Слово без границ
  • Розовая чайка
  • Записки пилигрима
  • О героях былых времён
  • Книжная полка
  • Рукописи не горят
  • Молодые голоса
  • Родная речь
  • Театральная площадь
  • TerraИрония
  • Кулинарный мадригал
  • Литературный календарь
  • Страна детства
  • Пульс событий
  • Наши партнеры и проекты
  • Архив
  • Авторам журнала
Выпуск № 3, май-июнь 2025 г
  • Радуга России
  • Молодые голоса
  • Рукописи не горят
  • О героях былых времён
  • Книжная полка
  • Слово без границ
  • Розовая чайка
  • Записки пилигрима
  • Родная речь
  • Театральная площадь
  • TerraИрония
  • Кулинарный мадригал
  • Страна детства
  • Литературный календарь
  • Архив
Ильгина ДАВЛЕТОВА
26.12.24

ШАГЫЙРЬЛЕК (Өзелгән шигырь хакында). Стихи на татарском языке

***

Шигырь язарга уйладым,

Шигырь язасым килде.

Шигъри калып* эзли-эзли,

Шактый уйлап йөрелде.

Арлы-бирле йөри-йөри,

Инде тәмам арылды.

Күпме каһвә йотылды да

Күпме сүзләр онтылды...

Шигырь язу бик җиңел дип

Масаеп йөрдем ахмак!

Шигырь язу читен икән -

Авыр уйларга батмак.

Язганнарны ерта-ерта,

Чүп чиләген тутырдым,

Сабыр төбе - сары алтын:

Мин язарга утырдым...

Тик шулай да яздым әле:

Шигъри юллар тезелде.

Миннән  шагыйрь чыкмастыр ул,

Шигърем шунда өзелде...

____________________

Калып* - рифма мәгънәсендә.

 

 

  • Почта: journal@literra.online
Яндекс.Метрика