***
Сабир карт, озак кына тәрәзә аша ишек алдын күзәтеп утырганнан соң, намаз вакыты җиткәнче, урамга чыгып керергә булды. Чыккач,үтеп йөрүче кешеләр белән очрашмас өчен, балалар уйный торган комлык янындагы эскәмиягә барып утырды.
Җәй уртасы әле. Иртәннән үк эссе – кояш кыздыра ук башлаган инде. Вакыт-вакыт салмак кына җылы җил кузгалып, бабайның чал чәчләреннән сыйпап ала. Рәхәт...
- Ашыгып йөгерерлек эшләр арттан чыбыркылап тормый-утыр шушында, көн рәхәтенә хушланып, – картлач үз-үзе белән сөйләшергә күптән гадәтләнгән инде. Тик, гомер буена үз көченә ышанып, җиргә нык басып, тормыш юлын көрәш кырыдай үтәргә өйрәнгән, кырыс холыклы, көчле рухлы Сабир карт һаман пенсиядәге тормышының тәмен таба алмый җафалана. Элегрәк, артыннан куып тота алмаган вакыт кошы, пенсионер карт өчен, кузгалырга иренеп ятучы, ялкау ташбакага әверелде.
Күңеленә охшаган шөгыль таба алмагач – намазга басты ул. Үзе догалар, намаз тәртибен өйрәнеп, аннары мәчеткә барып, мулладан төпченеп,булган хаталарын төзәтте. Бар рәвешен китереп, төгәл авазлар чыгарып, җиренә җиткереп укый ул намазны.
- Һәрбер эшнең үз тәртибе бар, улым, диеп әйтә иде миңа әтием, – бу сүзләрне ул балаларына да, оныкларына да, оныкчыкларына да еш кабатлый. Гомүмән, тормыш тәҗрибәсен, уй-фикерләрен, балалары, оныклары белән уртаклашу теләге зур иде аның. Үзе турында сөйләгәндә, балалар каршында ул үзен дәрәҗәле, кирәкле кеше итеп сизә. Җае чыккан саен, кирәкме-кирәк түгелме, еш кына акыл өйрәтә башлагач, якыннары тиз арада читләшеп, ишетмәмешкә салыша ук башладылар. Картлач моны сизә иде, әлбәттә. Үпкәләп, сөйләгән җиреннән тынып кала да, көннәр буе сөйләшмичә йөри.
- Нигә шулай боегып йөрисең, – диеп кайгыртып сораучы булмагач, Сабир карт үпкәләп йөрүнең кирәген тапмый башлады. Шулай да, җылы, җанлы аралашу теләге зур аның. Зурын -зур да... әллә балаларының вакыты юк, әллә теләкләре юк,аралашу – гадәти берничә сорау – җавап белән чикләнә.
- Мин үзем дә балаларым кебек җилбәзәктер инде. Элегерәк, хәл-әхвәл сорагач, җавабын да көтеп торырга вакыт юк иде! – картлач көрсенеп,балаларын аклагандай,үз-үзен тиргәп алды. – Буш сүзләр – сабын куыгы шикелле-кыска гомерле, файдасы да юк, балаларымның күңеленә барып җитәрлек көче дә юк! – ул, үз-үзен гаепләп, таягы белән комда чокына ук башлады.
Комлыкка бер нәни малай килде дә, картка игътибар да итмичә, уйный башлады. Өч-дүрт яшлек, чандыр гәүдәле, ачык зәңгәр күзләрендә тирән уйлар чагыла. Кесәсеннән суыра торган кәнфит алып авызына капты да, үз – үзенә нәрсәдер сөйли-сөйли, комнан сыннар ясарга кереште. Бераздан,янына килеп утырган песи баласын күргәч, азрак уйланып торды да, авызыннан кәнфитен алып, песи баласы каршына куйды.
- Мә,песикәй,бәләкәче-е-ем, – диеп, башыннан сыйпап алды. Песи баласы кәнфитне иснәп карады да, нәрсәдер әйтте шикелле. Малай, аңларга тырышып, бераз уйланып торгач, яңадан үз эшенә кереште. Ком тауларын ясап бетергәч, аунап ятучы, кибеттән алынган уенчык таягын алып, шул тауларга бер–бер артлы кагылып алды. Кагылган саен салмак кына кыңгырау тавышы ишетелә: чың-ң-ң... Нәни малайның әле генә үз уйларына кереп чумган җитди карашлы йөзе яктырып китте. Ул кулларын һавага күтәреп, шатланып бер урында бөтерелә үк башлады. Ком тауларының бу сабыйның хыялында нинди үзгәрешләр ясаганын белеп булмый, әлбәттә, тик кыңгыраулы тылсымлы таякның сихри көченә ышанмый мөмкин түгел иде. һәрхәлдә, бу нәни малайның күңелендә шик-шөбһәнең шәүләсе дә юк. Тылсымлы таяк белән кагылып кына алсын-бөтен теләк-хыяллар һичшиксез тормышка ашачак. Ул күкләргә карап, кулларын һавага күтәргән килеш, онытылып китеп, салмак кына биегән шикелле шактый озак кына бөтерелде дә, туктап калды. Аннары, үз уйларына чумган бабай каршына килеп басты да, яңа гына күргәндәй, җитди карашлы күзләрен яшермичә бераз карап торганнан соң, ягымлы гына сорап куйды:
- Сиңа күңелсезме әллә бабай?Әйдә уйныйбыз.
Сабир карт, бу нәни малай каршына килеп баскач, теләр-теләмәс кенә үз уйларыннан айный башлады:
- Әйдә, уйныйбыз, – диде картлач, бу саф беркатлылыкка каршы тора алмыйча, – тик мин синеңчә уйный белмим.
- Мин сине өйрәтәм, – ди малай җитди рәвештә, – менә минем тылсымлы таягым бар... синең кем буласың килә?
Бабай уйланып калды.
- Кем буласым килә соң әле минем?.. Уенны сузмас өчен, ике уйлап тормады: – Минем канатлы ат буласым килә, – диде.
Малай үзенең тылсымлы таягы белән, җитди рәвештә, бабайның тезләренә кагылып алды. Чың-ң-ң – кыңгырау чылтырады.
- Ни эшләргә инде хәзер – мин канатлы ат бит инде, – диеп, бераз югалып торганнан соң, үз үзенә шатланып, бабай комлык тирәли сикерә-чүгәли йөгерергә тотынды.
- Хәзер, күкрәкләрне тутырып бер тын алам да, җирдән талпынып китәм
дә-чиксез зәңгәр күкләр кочагына томырылам, – картлач зур бөркет шикелле салмак кына куллары белән җилпенә үк башлады. Шул ук вакытта, баса – чүгәли, комлык тирәли әйләнүен дәвам итте. Аяк-кул буыннары шомлы тавышлар чыгарып куркытсалар да, Сабир карт үз-үзен тынычландырырга тырышты:
- Гаҗәеп хәл, – авыртмыйлар.
Әле генә йокымсырап, акрын гына типкән йөрәк, уянып киткәндәй "дөп" итеп куйды да, үз эшенә ныклап кереште. Ул тиздән, зурайгандай, күкрәккә сыя алмыйча бугазга ук менеп җитте. Аннан үтә алмагач, колак барабаннарына барып җитеп, шомлы кага башлады: дөп-дөп-дөп. Аяк – куллар «кызган безне, картлач, – диеп зарланган шикелле, калтырый ук башладылар.
Зарлансыннар буыннар, йөрәк тә "дөп-дөп" тибеп усаллансын.
- Миңа барыбер, миңа рәхәт, минем очасым килә, – бабай комлык тирәли очуын дәвам итте. Ә малай, комлык уртасында баскан килеш, бабай ясаган хәрәкәтләрне үзенчә кабатларга тырышты. Читтән караганда, сәер генә булса да, шаян биюгә охшаган иде бу тамаша.
Малайның әтисе якын-тирәдә генә булган икән. Ул улы янына килде дә, Сабир картка шикләнү катыш гаҗәпләнү карашы белән:
- Әйдә улым, өйгә керергә вакыт, – диеп улына кулын сузды. Малай, бер сүз дә әйтмичә,әтисенең кулыннан җитәкләп алды. Өйгә таба кузгалдылар.
- Тукта әле,әтием, – малай тиз генә кулын ычкындырып, бер урында таш сындай басып калган картлач каршына килеп басты да, бераз җитди рәвештә, туры итеп бабайга карап торганнан соң:
- Бабай,мә,бу сиңа, – диеп тылсымлы таягын сузды. Сабир картка бу көтел мәгән бүләк - фәкат үзе өчен күкләрдән иңдерелгән кадерле ишарә булып тоелды: – кадерле бүләк.
Карт дулкынлануын сиздермичә кала алмады-калтыранган куллары белән, һәрвакыт үзе белән йөртә торган глобус рәвешендәге компасын кесәсеннән алып, малайга сузды.
- Бүләккә-бүләк, дустым. Ул намазга басканда дөрес юнәлешне күрсә тә торган компас иде.
Малай бүләкне карап, үзенчә бәя бирде.
- Матур, үзе тылсымлы итеп әйләнә... ялтыравыклы чылбыры да бар.
- Рәхмәт, бабай, – малай бүләген кулына кысып тотты да, көтеп торучы әтисенә таба йөгерде. Әти кеше барысын да аңлады, ахрысы. Карт бабайга карады да,ягымлы гына елмаеп куйды.
- Үзеңә рәхмәт,улым», – бабай, күз яшләрен күрсәтмәс өчен, эскәмия ягына борылды. Гаҗәеп, әле күптән түгел генә, иске сагыздай, «тәмсез"уйлар тозагында җафаланып, яшәү тәмен югалта язган, битарафлык бозында күңеле бөрешкән сиксән яшлек Сабир картның аң төбендә, күптән онытылып беткән якты хәтирәләр уянды. Аның күңеле, читлектән иреккә чыккан күбәләктәй, чиксез сихри яктылык, бәхет, шатлык нурларында назланып очып йөри иде. Шундый рәхәт, шундый тылсымлы тынлык!.. Йөрәк тә, аңлагандай, салмак кына, кояш нурлары белән уйнаган тау чишмәседәй,шатланып тибә. Юк типми-шаярып уйный иде...
- Нинди сихри көч мине-кояш нурлары астында йокымсырап утыручы сиксән яшлек бабайны-комлык тирәли сикереп йөрергә мәҗбүр итте соң? Юк, мәҗбүр итмәде-мин үзем, рәхәтләнеп, күкләргә очып менеп төшергә дә әзер идем... Шушы кечкенә малай уятты мине. Аның рухи көченә буйсынып, иярдем мин… Бу кешенең үз дөньясы үзе кулында! Тели икән – ком тауларын, тылсымлы таягы белән җанландырып, күкләргә очырта, теләсә-соңгы кәнфитен песи баласына бирә, теләсә-кадерле уенчыгын таныш булмаган бабайга бүләк итә. Болай гына-файдасы булган өчен түгел. Бәхете ташып тора аның. Шуны барлык тирә-юн белән санаусыз уртаклаша ул...
Әйе, мин дә кайчандыр һәр көнемне шатланып, колачларымны киң ачып каршы ала идем. Мин дә тормышның һәр мизгелен бөтен җаным белән, көчле итеп яши идем...
Хәзер хис-тойгыларым да төссезләнде. Гомер юлы тузаны гаепледер.
Уйларым да, җилкәнсез көймәләр кебек-хәлсез, тормыш дулкыннарына буйсынып адашып йөриләр. Бүген болай яхшырак, иртәгә - тегеләй файдалырак булачак, – диеп сөйлиләр. Кайсына ышанырга соң? Сиксән ел яшим бу дөньяда-үз кыйбламны таптыммы соң мин? Эзләдемме?..
Аяк астында җим эзләнеп йөрүче симез күгәрченнәр гөрелдәве Сабир картны авыраеп барган уйлар кочагыннан тартып алды. Очарга яратылган бу кошлар җәяү йөрүне үзләренә әуңайлырак саный башлаганнар шикелле.
- Җим ташламасмы икән бу кеше-диеп, әкрен генә, әвеш-тәвеш атлап, картлач эскәмиясе янында бөтереләләр.
- Өйгә керергә кирәк, намаз вакыты якынлаша. Яраткан сериал башланырга да күп калмагандыр... кино караганнан соң төшке аш вакыты җитәчәк...
Сабир карт өенә таба юнәлде. Аның адым саен бер яктан икенче якка авышып,салмак кына атлавы шушы күгәрченнәр йөрешен хәтерләтә иде – әвеш-тәвеш, әвеш-тәвеш...