***
Миллиардлаган кар бөртекләре, планетаның тарту көченә буйсынып, күктән җиргә таба агыла. Җил аларны кая теләсә шунда куа, алардан ничек теләсә шулай көлә. Тәрәзә янында басып торучы Наиләнең уйлары да, нәкъ шул кар бөртекләренә охшап, әле бөтерелә-бөтерелә өскә менеп китәләр, әле баш әйләндергеч тизлектә аска ташланып, җиргә килеп бәреләләр. Шушындый ук буранлы көн исенә төшә. Әтисе белән чанада баралар. Кая баралар, инде онытылган. Җил уңаена ат күңелле генә чаба. Чана чалулап киткән вакытларда йөрәге каядыр убылгандай була. Әтисе вакыт-вакыт: «Әйдә, малкай, йә!» – дип, дилбегәне тарткалый. Толып эчендә йомшак, җылы. Чанадагы печән исе чәчәкле аланнарны, җиләкле тау битләрен хәтерләтә. Шул мизгелдән дә бәхетлерәк берәр чагы булды микән аның?
Авыл суы, авыл һавасы җитми аңа монда. Аның хәтта, мәхәббәтен бизмәннең бер ягына, мәхәббәте хакына баш тарткан элекке тормышын икенче ягына салып, аларны чагыштырып караган чаклары да булмады түгел...
Токмач киселеп бетте дигәндә генә ишек кыңгыравы чылтырады. Наилә сискәнеп китте. Пычак, шуны гына көткәндәй, балдаклы бармагы өстеннән шуып узды. Хатын, үзәкләренә үтеп әрни башлаган бармагын тастымалга урады да ишекне барып ачты. Ире икән.
– Ни булды, нигә төсең юк? – диде Гомәр.
– Бармакны кистем лә, – диде хатын, шкафтан йод эзли башлап. – Иң яраткан бармагым иде...
Гомәр пырхылдап көлеп җибәрүен сизми дә калды.
– Син мине беркайчан да аңламадың инде! – дип, Наилә шундук кабынып китте. – Нәрсә, берәрсе белән күңел ачып кайттыңмы? Күзләрең уйнап тора бит.
Аңламассың бу хатын-кызны. Йончыган яки уйланып йөргән чагың булса: «Нәрсә сөмсерең коелып кайтып кердең, мине күргәч кәефең киттеме?» – дип каршылый...
– Башлык боергач нишлисең, сөяркәсе булмаганнарны эштән куам ди бит, – дип, сүзне шаяртуга борырга теләде Гомәр. Заводка тынлы оркестр килгән иде, классик музыка дөньясында булып кайтты ул, шуның балкышы һаман сүнмәгән әле димәк.
Наилә аның сүзләрен чынга алдымы, инде башлагач, туктап кала алмадымы. Ирнең янына ук килеп, аның өстенә ут-ялкын яудыра башлады. Куллар билдә, йөзенә кызыл тимгелләр чыккан. Кеше өстенә очып куна торган әтәчмени. Гомәр, балачагындагы шундый бер әтәчне хәтерләп, янә көлеп җибәрүдән чак тыелып калды. Тынычлыгын җуймаска тырышып:
– Шушы буламы хатынның ир белән сөйләшүе? – диде.
– Мин синең белән сөйләшмим, мин сиңа әйтәм! – дип, күзләрен зур ачып иргә текәлде хатын.
– Фантазияң шул юнәлештә генә эшлиме синең? Башка юрамаларың юкмы?
– Акыл сатма, яме! Гомергә мине сантыйга санадың инде син. Әйт алайса дөресен, кайда булдың?
– Син бит, беләм дип, үз фикереңә ышанып әйтәсең. Монда инде сүзләр файдасыз, нигә әле мин акланырга тиеш?
Сүз артыннан сүз яуды, ирнең бер сүзенә хатын ун сүз белән җавап кайтарды. Утын өстәлгән саен ялкын дөрләбрәк яна иде. Озакламый алар бер-берсенә күтәрелеп тә карый алмау дәрәҗәсенә җитте.
Гомәр, бераз гына колакларын ял иттереп керү теләгеннән, чүп чиләгенә барып тотынды. Хатынга монысы да ошамады:
– Кагылма! Кич белән чүп чыгарырга ярамый дип күпме әйтергә була сиңа? Болай да акча юк, чыгара да түгә, чыгара да түгә, – дип, чиләкне кире куйдырды. – Инженер, имеш! Мәктәптә икелегә укыганнар да акчаны синнән күп ала... Кемгә кирәк син шундый? Сөяркәләр алар ресторанда типтерер өчен генә... Туры утыр ичмасам! Кияүгә чыкканда ничек күрмәгәнмендер ул бөкресен.
Соңгы сүзләре Гомәрнең миен көйдереп алгандай булды. Аның нәрсәне булса да бәреп ватасы, сугып җимерәсе килеп китте. Ахмаклык эшләп ташламас өчен, бар ачуын йодрыкларына туплап, киенә башлады. Һәм: «Ашыңны үзең аша!» – диде дә, чыгып китте.
Башы тәгәрмәч астына эләккәннән соң да әле аякларын селтәвен дәвам иткән бака сыман, Наилә, миңгерәү бер кыяфәттә кухняга кереп, бәрәңгесе инде изелеп беткән ашына токмач сала башлады. Бүлмәдән улы чыгып, яшьле күзләрен әнисенең итәгенә яшерде.
Гомәр акрын гына караңгы урам буйлап китте. Шундый чакта барып кухнясында утырырлык, күңелен бушатырлык дусты да юк ичмасам. Бәлки, чыннан да сөяркә булдырыргадыр? Барыбер кемедер бар дип уйлый бит. Һәрхәлдә, сөйләгәне дөрес булыр иде. Бөтен яхшы якларын сүзе белән юкка чыгара да ташлый. Тукай әйткәнме әле, өй эче тыныч булсын дисәң, ирнең сукыр булуы гына җитми, хатын булсын телсез, дип?
Ун ел яши хатыны белән, төбенә төшкәне юк: гади көнчелекме бу әллә нәрсә өчендер үч алумы? Йөрәгенә юл бардыр инде аның. Дейл Карнеги бит, әнә, һәркемгә дә ачкыч яратып була, ди. Тик ул аңлатмаган: гел генә кемгәдер ачкыч ярату турында уйлап йөрсәң, үз тормышыңа вакыт калырмы, үзеңне югалтмассыңмы? Катырак куллы ир белән алай тотмас иде үзен, мөгаен, ярарга тырышып кына йөрер иде. Гомәрнең самимилеге кешене алдата бугай. Күп тапкырлар сыналган бит: аның йомшак, культуралы мөгамәләсен күреп, бу камырдан нәрсә теләсәң шуны әвәләп була икән, дип уйлыйлар. Ә инде ул чын холкын күрсәтә башласа, ачуланалар, үпкәлиләр, әйтерсең ул нәрсәдер вәгъдә иткән дә, хәзер шуннан баш тарта.
Әнә, көлешә-көлешә сөйләшеп, ике кыз килә. Буран аларны бөтереп фонарь яктысына китереп чыгарды, шунда ук яңадан караңгыга алып атты. Гомәргә алар, исләре дә китмичә, йөзләгән башка кеше рәтеннән генә карап уздылар. Ә теге егет белән кызны күр инде. Ялангач сирень куагы үзләрен каплый дип уйлыйлар микән? Берсенә берсе ике аккоштай елышкан да, үбешәләр дә үбешәләр. Алар өчен Гомәр генә түгел, бөтен дөньясы җәһәннәм артына олакмаганмы.
Хатыны белән шаярып сөйләшергә ярамаганын онытып җибәрә дә... Бер дусты: «Сөйләсен әйдә, шуңа күрә дә хатын-кыз бит ул», – ди. Бәлки хатын-кыз сүзләренә җил-давыл, яшенле яңгыр, кышкы буран сыман, табигать күренеше итеп кенә караргадыр? Ләкин кем беләндер күңелне ачып сөйләшәсе дә килә бит әле.
Күбәләк-күбәләк карлар бөтерелә, ә Гомәр бу матурлыкны күрми. Хатыны белән бозылышса, башка бернәрсәнең дә кызыгы калмый. Әллә ярата инде... Йөрәгенә ук килеп кадалгандай булды. Тизрәк өенә ашыкты...
Ишекне ачу белән ялт кына йөзенә карап алды да хатыны, керфекләрен аска төшерде.
– Кайда йөрисең шул гомер, аш суынып бетте, – дип, бернәрсә дә булмагандай, аш бүлмәсенә юнәлде. – Бала йоклый, шаулама, – диде, пышылдауга күчеп.
Шулай да йокы бүлмәсеннән улы килеп чыкты. Караңгыдан яктыга чыккач бераз күзләрен угалап торды да:
– Әти! – диде. – Мин куркыныч төш күрдем. Минем бүлмәгә ниндидер апай белән абый кергән дә, монда инде алар хуҗа кебек, шкафларын, өстәлләрен кайда кую турында сөйләшеп торалар. Мин әйтәм: «Сез кем? Ни кирәк сезгә монда?» Әйләнеп тә карамадылар, әйтерсең мин юк...
– Ярар, улым, бар, йокла. Мин кайттым, хәзер инде берәү дә керә алмас, – диде әтисе, аның аркасыннан сөеп.
Наилә аш бүлеп ире алдына куйды. Кашык китерде. Гомәр, бер кулы тезендә килеш, икенчесенә кашык алды. Хатынның шулай бернәрсә дә булмагандай каршылавы аны тәмам коралсызландырган иде. Ул, кашыкны күтәрсәм кулым дерелди башлар дип, хәрәкәтсез утыра бирде. Наилә дә өстәл янына килеп утырды. Иренең күзләренә карыйсы, аның белән бәйләнеш урнаштырасы килде аның. Ләкин Гомәрнең карашы аста иде. Наилә көтте... Бер дә булмагач, үрелеп, иренең тез өстендәге кулын алды, аны бар көченә кайнар учларында кысты. Гомәр, ниһаять, башын күтәрде. Хатынның күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Ирнең өстеннән тау төшкәндәй булды. Ул тураебрак утырды. Әнә бит нинди нечкә күңелле икән аның хатыны. Ә нигә ул теге әшәке сүзләрне әйтте соң? Аңламассың инде бу хатын-кызны.
МИҢ
(Родинка)
Көзнең вак иләктән үткән яңгыры пышаң-пышаң соңгы яфраклар белән серләшә. Әйтерсең җәй буе сөйләшеп туймаганнар. Хәер, яшеннәр яшьнәп, күкләр күкрәп торганда сөйләшүнең рәте-чираты буламы? Аның каруы менә хәзер... Сүзләрне ашыкмый гына, көйләп кенә берсе артыннан берсен сәйләндәй тезеп... Беләсе иде, нәрсә турында икән әңгәмә.
Мич янындагы сандык өстендә, яңгыр шавына оепмы, карчыгының орчык моңына изрәпме, карт утыра. Ул кәрзин үрә иде. Кәрзине хәзер, әнә тәгәрәп китәм, менә төшеп югалам дигәндәй, тезләре өстендә ята. Карт, карчыгы сүзләре белән әйтсәк, «хыялланып» утыра: «Менә орчык бөтерелә, аңа җеп чорнала... Вакыйгалар дисбесен, кешеләр язмышын күчәренә урый-урый, дөнья да шулай әйләнә микән? Кайчан гына әле бу карчык та учак ялкынына бирмәстәй чая кыз булгандыр бит...»
Шулчак тәрәзә пыяласына лап итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Картның күзләреннән томан пәрдәсе юылып төшкәндәй булды. Ул сораулы караш белән тәрәзәгә таба борылды. Һәм анда пыялага ябышкан сары яфрак күрде. «Кем йөрәге икән инде бу? Гомер буе бәхетен эзләп, таба алмый йөргәнме, әллә инде сөйгәненнән яңа гына аерылганмы?» – дип уйлап куйды һәрнәрсәдән фәлсәфә эзләүче карт. Урыныннан торып, тәрәзә янына килде. «Ә алмагачлар яшел әле. Җылы як үсемлекләре шул, кыш якынлашуын сизә торган күзәнәкләре юк». Шушы көнгә кадәр яшеренеп торган бер алма дөп итеп юеш чирәмгә төште.
– Карчык, кил әле, күр! – диде карт, ниндидер галәми ачыш ясагандай кинәнеп.
Карчыгы, шуны гына көткәндәй, карышмый-нитми орчыгын сәке өстенә салды һәм, әкрен генә хәрәкәтләнеп, идәнгә төшеп басты. Аякларны язып, ял итеп алырга бер сәбәп булды әле, дип куанса да, эштән аерганнарына ризасызлык белдергән шикелле: «Нәрсә булды тагын?» – дип сөйләнә-сөйләнә карты янына килде.
– Кара әле! – диде карт, алмагачка таба күрсәтеп.
– Нәрсә? Яңгыр, пычрак... Күңелле чак түгел инде...
– Алмагач ботагында, күрәсеңме? Әнә, яфраклар астында.
– Ә, теге чәчәкне әйтәсеңме? Кичә үк күрдем инде мин аны.
– Шуннан? Бер дә гаҗәп түгелмени соң бу сиңа? Көз бит.
– Гаҗәп? Аяныч, диң. Алмасы булмый бит инде аның.
– Алмасы? Аяныч? Андый уйлар башыма да кереп чыкмады.
– Нәрсәләр уйлыйсың инде алайса бу чәчәккә карап? Мине алып килгәнеңә икенче көз, бер ачылып сөйләшкәнебез юк.
Шулай диде дә карчык, үзенең әле суынып та өлгермәгән ястыгы өстенә барып утырды. Карт та, сандык янына килеп, кәрзинен кулына алды. Ләкин икесенең берсе дә, нәрсәдер көткәндәй, эшләрен дәвам итәргә ашыкмады.
– Яшь чагымда мин вилсәпиттә йөрергә һәвәс идем, – дип башлады карт, уйлары тәмам җыелып беткәч. – Яланнарга, елга буйларына чыгып китә идем дә, аулак сукмаклар буйлап әкрен генә йөри идем. Һәм хыяллар уяна, йөрәк тулпар аттай чаба башлый иде. Юлымда, имеш, күз явын алырдай алиһә очрый. Ул миңа шунда ук гашыйк була. Мин аны вилсәпитемә утыртып алам да, без китәбез. Әйе, китәбез... Кая? Анысын кем белгән. Ике мосафир барабыз, барабыз. Кыйтгалар, дәрьялар, дәверләр артта кала...
Бервакыт шулай, печән өсте иде бу, әлеге дә баягы вилсәпиттә урманга, үзебезнең печәнлеккә китеп барам. Әти белән энем кунып калганнар иде, минем ашамлык алып килгәнне көтәләр. Җиләс аяз иртә. Арыш башаклары, тау битендәге кылганнар дәртле генә дулкынланып утыралар. Менә кечкенә инеш. Туктап, су эчеп алдым. Инеш буе агачлыгыннан чыгуга, текә генә үр. Бу үрне мин, гадәттә, вилсәпитне җитәкләп менәм. Ләкин бүген...
Агачлыктан чыгуым булды, үргә менеп баручы бер кызны күрдем. Кулында зур гына букча, бөгелә-сыгыла атлый. Мин ничек вилсәпитемә менеп атланганымны да, ни арада кызны куып җиткәнемне дә инде хәтерләмим. Әллә нәрсә дип кенә шаяртып сәлам биргән булдым. Кыз дәшми генә миңа карап куйды, зур кара күзләре өстенә шунда ук пәрдәләр төште. Таныш кыз түгел иде, мин аның кая баруын сорадым. Дәшми. «Кызылташкамы әллә?» дигәч кенә «әйе» дигәндәй башын иеп куйды... Ә-ә, карчык, син дә Кызылташтан бит, авылдашың булып чыга инде бу кыз алайса.
Озак кына үгетли торгач, букчасын алып рульгә элүгә ирештем. Сорауларыма җавап бирмәгәч, әллә бу телсезме, дип тә уйлый башладым. Дәшми генә атлыйбыз. Мин кызның арыш басуы шикелле дулкын-дулкын чәченә, шушы иртә кебек саф бит алмаларына, аякларына сылашып интектерүче күлмәк итәкләренә күз сирпеп алам. Алда тагын бер калкулык иде, анысын да үткәч, кызны вилсәпиткә утырырга үгетли башладым. Транспорт булганда нигә җәяү барабыз, имеш, түбән таба бит... Мине печәнлектә көтәләр, кояш та инде ярыйсы гына кыздыра. Ә кыз, телгә килеп, беренче сүзен әйтте, ул да булса: «Юк». Миңа инде кызны авыр йөге белән калдырып китәргә дә уңайсыз. Кыз да бик ошый, аерылып китәсе килми. Барабыз шулай. Бара торгач, Чия тавы янына да җиттек. Син ул тауны беләсең инде, карчык, шунда юл өстендә бит, тик аны сез ничек атыйсыздыр. Ял итеп алмыйбызмы, мин әйтәм. Вилсәпитне агачка терәдем дә: «Әйдә, чия ашап төшик», дим. Кыз «юк» дигән мәгънәдә башын йөртеп куйды. «Алайса шушында күләгәдә генә утырып тор, мин хәзер киләм», дидем дә тауга менеп киттем. Кыргый чия куакларын ера-ера, чия эзләп йөрим. Бер дә күренми. Чүгәләп, астан карый башлагач кына берне таптым, икене... Менә уч та тулды, таудан төшә башладым. Карасам, агач янында кыз да юк, рульдәге букчасы да юк. Йөгердем тау астына таба. Рульне бер кул белән генә тотып (икенче кулда чия), бар көчемә педальгә бастым. Эһ дигәнче кызны куып та җиттем. Вилсәпитне юл кырыена ыргыттым да учымдагы чияләрне аңа суздым. Куанычыма, кыз кире какмады. Мин җиңел сулап куйдым. Аның кыймый гына һәр чияне алуын, кыймый гына кабуын ымсынып, сокланып карап тордым. Чираттагы чияне алганда бармагы әз генә учыма кагылып үтте. Ул кагылуның ләззәтен мин һаман да тоям кебек әле. Кыз башка алмады. «Алып бетер инде», дип кыстап карасам да, алмады. Калган өч чияне үзем кабып куйдым да, елмаеп, кызга карадым. Аның сул күзе астына бер тамчы чия суты кунган иде. «Кая әле, битеңә сут чәчрәгән», дип, аңа якынлаштым. Каян килгәндер шулкадәр кыюлык, иңбашларыннан кысып тоттым да сут кунган яңагын үбеп тә алдым. Сут түгел, миң икән ләбаса! Кыз шунда ук читкә тайпылды. Букчасын алды һәм китеп тә барды.
Мин үземне гаепле санапмы, беренче тапкыр хатын-кызга иреннәрем белән кагылудан хәлем бетепме, урынымнан кузгала алмый торам. Менә борылыштан, тузан болыты күтәреп, җәйләүгә баручы сөт машинасы күренде. Кыз янына җиткәч туктады һәм аны утыртып алып та китте... Башкача мин ул кызны очратмадым, эзләсәм дә таба алмадым. Исемен дә сорамаганмын ичмасам, менә сантый... Кызык та инде бу дөнья: эзләре дә калмый ел арты ел үтә, ә ниндидер бер мизгелне гомер буе күңелеңдә йөртәсең...
– Күзлегеңне ки әле, карт, – диде шулчак карчык. – Күземә әллә нәрсә булды, чүп кердеме...
Карт, торып, өстәлдән күзлеген алды. Карчыгы янына килде. Карчык, «менә бу күздә», дип, сул күзен күрсәтте. Карт, карчыгының йөзенә иелү белән, июль кояшы астында әлсерәп яткан дала өстендә кинәт яшен яшьнәгәндәге шикелле, өнсез калды. Карчыкның сул күзе астында, җыерчыклар өрфиясе артында, чия суты сыман гына кызарып зур булмаган миң шәйләнә иде... «Син?!» – дип кенә әйтә алды карт, тәмам аптырашта калып.
Яңгыр тамчылары пышаң-пышаң көзге яфраклар белән сөйләшә. Яфраклар астына поскан алма чәчәге елмая кебек. Әмма керфекләрендә, энҗе бөртекләрен хәтерләтеп, яңгыр тамчылары җемелди.