***
Беренче һәм соңгы... Гомеремне
Уйламый да бүлдең икегә...
"Гафу ит!"-дип, әйтү белән генә,
Булмый икән гафу итәргә!
Сөю һәм дә нәфрәт... Аралары
Якын бигрәк, белми яшәдем!
Ара-тирә хатлар җибәрдең дә,
Җавап көттең, ә мин дәшмәдем!
Язмыш белән ялгыш... Икесе дә
Мин, ахмактан, көлде шаркылдап.
Кабатладым: "Шулай язган миңа!"
Ә җан аңлый, булмый шул алдап!
Сыкрау белән газап... "Нигә?Нигә?"
Бу сорауга җавап тапмадым...
Ышанмаска кирәк булган да бит!..
Ачы дәрес - инде ятладым.
Шау-шу тынды, тынлык... Күңелемне
Үзем өчен ачам яңадан.
Көннәр түгел, еллар кирәк булды
Дәваларга аны ярадан...
Бәхетсезлек микән? Әллә бәхет?..
Ансын инде вакыт дәлилләр.
Мәңгелеккә китәм гомереңнән,
Искә төшерер бары бу сүзләр:
"Мин ярата идем...Инде үтте..."
Җәйләр белән кайт...
Җәйләрдән син әллә ашыгып киткән,
Җәйләргә мин әллә соңга калдым...
Илсөяр Иксанова
Җәйләрдән син ашыгып киткәнсең шул,
Салкын көзләр нигә кирәккән?!
Минем сагыш булып, бер-бер артлы
Сары яфрак ява тирәктән.
Мин җәйләрсез генә яшим хәзер,
Язлардан соң көзем башлана.
Киек казлар аша хәбәр салам:
“Җәйләр белән кайт син, ташлама!”
Синсез җәйләр миңа кирәк түгел,
Көз салкыны хәзер җанымда.
Сукмакларны яфрак күмеп киткән,
Юлны тапмыйм синең яныңа.
Синең белән узган җәйләремне
Сагынып үтәр инде көзләрем.
Бары сердәш булган җилләр сиңа
Җиткерерләр минем сүзләрем.
Җәй җылысын күптән оныттым мин,
Көз салкынын сизми күңелем.
Син ашыктың, мин соңардым төсле,
Кышка керик бергә, көт, димен...
Өмет бирдең
Өмет бирдең...Ә мин, тиле, көттем,
Җавап бирерсең, дип, сөюемә.
Ә син игътибар да итмәгәнсең
Янда булып, янып-көюемә.
Өмет бирдең... Ә мин, бергә чакта,
Бәхетле дә, бәхетсез дә идем...
Кылган гамәлләрең аклый-аклый,
Үзем өчен гафу итә килдем.
Өмет бирдең... Ә син, уйламый да,
Сагыш учагына салдың җанны.
Бар булмышым янды шунда дөрләп,
Тик сөюем янмый, исән калды...
Өмет бирдең... Нигә?..
Көтмә
Көтәсеңдер... Күңел шулай сизә.
Карыйсыңдыр киткән юлларга.
Бәлки аптыраудан гаҗиҗ булып,
Белмисеңдер нәрсә уйларга?!
Көтәсеңдер... Көтми мөмкин түгел.
Яшисеңдер һаман үткәндә.
Иңнәреңне баса әрнү, газап -
Күңелеңдә сөю йөрткәнгә!
Көтәсеңдер... Җаның сыкравыннан
Яшьләнәдер бик еш күзләрең.
Һәм күкләрдән җавап эзлисеңдер,
Калмаганда һич тә түзәрең!
Көтәсеңдер... Тик көтүең бушка...
Рәнҗеттең бит үзең, уйламый.
Әллә ниләр сөйләп, көлдерсәң дә,
Җан битараф хәзер, куанмый!
Көтәсеңдер... Үкенүләр генә
Дәваламас инде яраңны!
Ул бәхеткә лаек: аңла да син,
Тынычлыкта калдыр тик аны.
Башка көтмә...
Мин яратып арыдым, ахры, сине...
Мин сагынып арыдым, ахры, сине...
Һәм өзелде беркөн өмет җебе!
Яратуга ышанмагансың бит...
Кемнәр сөяр башка минем кебек?!
Мин аңлатып арыдым, ахры, сиңа...
Көрәшмәдең, диеп, әйтмә! Җитте!
"Югалтудам куркам!.." Минем сүзләр!
Һәм күңел дә шул сүзләрне көтте...
Мин гел көтеп арыдым, ахры, сине...
Бушка көтү - үтерә бит җанны!
"Синең өчен барына да риза!"
Андый кешең, йә әйт, тагын бармы?!
Мин ышанып арыдым, ахры, сиңа...
Шуңа күрә киттем синнән ерак.
Инде дөньям - кара, ә кайчандыр
Булыр төсле кебек иде гел ак...
Мин яратып арыдым, ахры, сине...
Бергә булыйк
Күзләреңдә синең мин үземне күрәм,
Сөюемнең алар чагылышы.
Иртәнге җил миңа алып килә
"Яратам!"- дип дәшкән тавышыңны.
Бер йотлыгып тыңлыйм назлы сүзләр,
Чын күңелдән әйткәч, алар татлы.
Мөмкин булмас иде башка табу
Җир йөзендә синдәй матур затны.
Көндез кояшым син, төнлә - аем,
Яктыртасың гомер юлларымны.
Шушы юлдан гелән бергә атлыйк,
Кулларымнан алма кулларыңны!
--------------------------------------------
Үткәннәрем өчен битәрләмә:
Мин бары тик бәхет эзләдем.
Зинһар өчен, юк-бар гаеп ягып,
Ишеттермә нахак сүзләрең!
Бүгенгемә сузма кулларыңны,
Кисеп чыкма юлым кабаттан!
Соңгы сөюем син: шушы кадәр
Мин беркемне башка яратмам!
-------------------------------------------
Сагынырмын инде...
Сагынырмын инде сине, сагынырмын,
Тоташ сагынудан тора шушы елым.
Бар дөньясы салкын, өшим, туңам:
Белмисең шул, ничек җитми синең җылың!
Сагынырмын инде сине, сагынырмын...
Ерагая гына бара сиңа юлым.
Карлар күмгән сукмаклардан узам,
Хуш мәңгегә, дип язарга бармый кулым!
Сагынырмын инде сине, сагынырмын....